Татарстанда төзекләндерлгән почта бүлекчәләре саны арта

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстанда 1 112 почта бүлекчәсе эшли, шуларның 852се авыл җирлегендә урнашкан. Почта бүлекчәләре челтәрен яңарту, бигрәк тә авылларда, халыкка уңайлы шартларда төрле почта хезмтәләрен алырга мөмкин итә. 

"2026 ел дәвамында без тагын 100 почта бүлекчәсен яңартырга планлаштырабыз. Кечкенә авыллар өчен почта кайчагында хезмәтләр, посылкалар һәм беренчел кирәк-ярак товарлары алырга мөмкин булган бердәнбер урын булып кала. Почта авылны шәһәр һәм тышкы дөнья белән бәйли. Бу хатлар һәм цифрлы сервислар турында гына түгел, бигрәк тә өлкәннәр һәм даими рәвештә чыга алмаучылар өчен база мөмкинлеге турында да", – дип аңлата Татарстан цифрлаштыру министры Илья Начвин.

2022-2025 елларда федераль программа кысаларында 449,3 млн сумлык 88 авыл почта элемтәсе бүлекчәсе модернизацияләнде.

Узган елда 30 бүлек ремонтланган: 15е Татарстан бюджеты хисабына һәм 15е федераль бюджет хисабына. Чагыштыру өчен: 2024 елда 26 бүлек яңартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International