РФ цифрлы трансформация мәсьәләләре буенча вице-премьер Дмитрий Григоренко «Илнең цифрлы үсешенә зур өлеш керткәне һәм цифрлы трансформация рейтингының югары күрсәткечләре өчен» Мактау грамотасын тапшырды.
Цифрлы трансформациянең төп проектлары буенча комиссия утырышы вакытында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров федераль коллегаларына төбәккә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, төбәк эшчәнлеген бәяләү критерийлары: дәүләт хезмәтләре һәм тормыш ситуацияләре, ясалма фщёем, мәгълүматлар һәм хисаплылык, импортны алмаштыру, мәгълүмати куркынычсызлык, социаль өлкә, тармакка ярдәм.