ТР Цифрлы үсеш министрлыгының элемтә тармагы предприятиеләре, ведомство буйсынуындагы оешмалар һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре белән атналык киңәшмәдә "Летай" мобиль элемтә челтәрендә инфраструктура проектлары каралды

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

"Летай" компаниясе үз позицияләрен ныгыта:

  • Республика буенча 1938 элемтә мәйданчыгы - операторлар арасында иң яхшы күрсәткеч;
  • База станцияләренең 93% тан артыгы ВОЛСка (оптоволокнолы элемтә линияләренә) тоташтырылган, бу 5G га әзерлекне һәм ышанычлылыкны тәэмин итә;
  • Челтәрнең барлык төп элементлары — төш, биллинг, аналитика яңартылды, инфраструктура белән идарә итү өчен үз цифрлы чишелешләре гамәлгә кертелде.

Төп проектлар арасында - кече торак пунктларда челтәрне үстерү, мәгълүматларны «акыллы» эшкәртү өчен заманча карарлар кертү, Татарстан Республикасы халкы өчен сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык элемтәне тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International