ИТ-Парк һәм «Татнефть» технологик таләпләр буенча стратегик сессия уздырды

2025 елның 24 октябре, җомга

14 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта цифрлаштыруның төп тугыз юнәлеше буенча технологик сораулар буенча фикер алышу узды.

Нефть-газ тармагы эксперты Владимир Кричевский, ясалма фәһем буенча белгеч Булат Җамалиев һәм ИТ-парк резидентлары һәм партнерлары арасыннан технологик компанияләр вәкилләре белән «Татнефть-Добыча» һәм «Бизнеска хезмәт күрсәтү үзәге» бүлекчәләреннән сораулар буенча фикер алыштылар. Кайбер юнәлешләр буенча техник биремнәр формалаштырылган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International