«TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумында CtrlS Һиндстанның әйдәп баручы операторларының берсе дата-үзәк төзү мөмкинлеге турында белдерде, бу Татарстан һәм Россиянең цифрлы инфраструктурасын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачачак.
Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов билгеләп үткәнчә, Һиндстан ягы өч шарт үтәлгән очракта, кызыксынуын белдерә: электр энергиясенең отышлы бәясе, ихтыяҗ булу һәм Россия базарына масштаблаштыру планнары. Әлегә бу хакта фикер алышу этабында ИТ-парк һәм Һинд-Россия технологик хезмәттәшлек палатасы (CIRTC) арасында килешү имзаланды инде.
CIRTC директоры Субхам Саркар билгеләп үткәнчә, Россия киберкуркынычсызлыкта һәм микроэлектроникада көчле, Һиндстан – демографик һәм кадрлар потенциалында. Уртак проектлар ике илнең өстенлекләрен берләштерергә һәм Көнбатыш технологик монополиясенә альтернатива булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Инициативалар арасында-киберкуркынычсызлык өлкәсендә тәҗрибә алмашу программалары һәм ИТ-компанияләр арасында партнерлык элемтәләрен үстерү, шулай ук кадрлар һәм технологик хезмәттәшлекне ныгыту планнары.