21 августта «Кече шәһәрләрне үстерү» форумында Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Россия Хөкүмәт Рәисе урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренкога төбәкнең алдынгы ИТ-эшләнмәләрен тәкъдим итте. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашында узды.
Республика Россиянең цифрлы трансформациясендә лидерлык позициясен саклап кала: Татарстан ИТ-компанияләренең кереме тотрыклы үсә, ә төбәктә 3502 ИТ-компания эшли, аларда 42 меңнән артык белгеч хезмәт итә.
Дәүләт хезмәткәрләре өчен ясалма акыл нигезендә эшләүче «Госпромпт» системасына аерым игътибар бирелде. Системаның төп өстенлекләреннән берсе - объектның фотографиясе буенча смета һәм проект документациясен әзерләү мөмкинлеге. Нейрочелтәр бина яки корылманың торышын анализларга һәм чыгымнарны исәпләп, кирәкле эшләрнең җентекле исемлеген формалаштырырга сәләтле.
Бу технология күптән түгел Казанда узган "Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше" форумында тәкъдим ителде, анда муниципалитетлар вәкилләрендә зур кызыксыну уятты. Система техник документлар әзерләү өчен квалификацияле белгечләр җитмәгән зур булмаган торак пунктларда шәһәрне төзекләндерүне һәм ремонт эшләрен планлаштыру процессын сизелерлек гадиләштерә.
15 ай дәвамында эшләү чорында сервис тарафыннан 145 министрлык һәм ведомстводан 2,3 мең дәүләт хезмәткәреннән 1 миллионнан артык сорау эшкәртелгән инде. Система ярдәмендә 27 мең хат, белешмә һәм хисап әзерләнгән, шулай ук 16 мең стратегик бурыч хәл ителгән.
"«Госпромпт» ны гамәлгә кертү дәүләт хезмәткәрләренең типик бурычларын хәл итүне 40% ка тизләтергә һәм документларны әзерләү сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирде. Смета документациясен төзүдән тыш, система аналитик белешмәләр булдырырга, контент-планнар эшләргә һәм гражданнар мөрәҗәгатьләренә җаваплар формалаштырырга сәләтле", - дип билгеләде Айрат Хәйруллин.
Системаның Россия инфраструктурасында эшләве һәм ЯАның үзебезнең һәм ачык модельләрьне файдалануы мөһим, бу ФСТЭКның 117 боерыгы таләпләренә туры килә һәм тулы технологик бәйсезлекне тәэмин итә.
Татарстанның тагын бер инновациясе - 2025 елның июлендә «Госконсьерж» сервисын сафка кертүе. Ул гражданнарга КФҮ хезмәткәре белән онлайн-консультацияләр форматында 7 дәүләт хезмәте алу мөмкинлеген тәэмин итә. Алар арасында - җир кишәрлекләренең шәһәр төзелеше планнарын бирү, адреслар бирү, балаларның ялын оештыру буенча хезмәтләр һәм башкалар. «Госконсьерж» дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру сәясәтенең дәвамы булды. Тагын 34 хезмәтне эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Татарстан мәктәпләргә куркынычсыз керү сервисын - биометрияне кулланып тикшерүче сервисны гамәлгә керткән беренче төбәк булды. Ул карточкалар һәм пропускларга альтернатива булачак. Махсус җиһазлар төбәкнең 20 пилот мәктәбендә урнаштырылган инде. Технология шулай ук Казанның иҗтимагый транспортында уңышлы кулланыла — 43 мең пассажир метроның 11 станциясендә биометрик түләүдән файдалана, һәр сәфәр өчен 15 сум кэшбэк ала.
Вице-премьер Дмитрий Григоренко ассызыклаганча, цифрлаштыру - Россия шәһәрләре үсеше драйверы, ә комплекслы территориаль үсеш инструментларына ясалма акыл, транспорт агымнары белән идарә итү системалары, цифрлы дәүләт хезмәтләре, шулай ук биометрик технологияләр әверелә.
Регионны цифрлаштыруның нигезе булып куәтле инфраструктура хезмәт итә - мәгълүматларны эшкәртү үзәгенең 85% ы үзебезнең ил җиһазлары һәм программа тәэминаты белән җиһазландырылган, шул исәптән Astra Linux операцион системасы һәм виртуальләштерү чаралары. Татарстан шулай ук республиканың ЯА-кластерын актив үстерә. 2025 елга NVIDIA HGX B200 видеокарталар кластерын урнаштыру, ә 2030 елга 14 ТБ GPU дан артык исәпләү куәте булган 10 стойкадан торган инфраструктура булдыру планлаштырыла.
2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан цифрлы өлгерү күрсәткече буенча Россиядә беренче урынны алды. Биш төп тармакның дүртесендә (транспорт, мәгариф, шәһәр хуҗалыгы һәм дәүләт идарәсе) күрсәткеч 100% ка җиткән, ә сәламәтлек саклау өлкәсендә — 98,6%.
Республика шулай ук импортны алмаштыру өлкәсендә дә лидер: 150 мең эш урыны илебез программа тәэминатына күчерелде, хакимият органнарында 100 ИТ-белгеч һәм мәгариф учреждениеләрендә 1200 белгеч белем алды, ә 35 мең кулланучы махсус курслар узды.
"Бүген Цифрлы Татарстан - технологияләр җыелмасы гына түгел,ә гражданнарның тормыш сыйфатын һәм дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген яхшыртуда юнәлдерелгән комплекслы экосистема. Без бөтен ил өчен үрнәк була торган карарлар булдырабыз", — дип ассызыклады Татарстан цифрлы үсеш министры.
Республиканың цифрлаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсен «Белешмәләр икътисады» илкүләм проекты кысаларында федераль дәрәҗәдә киңәйтү планлаштырыла.