"Фәнни код: җәйге лекцияләр" ясалма фәһем өлкәсендә эксперт белән очрашуга чакыра

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Бу пәнҗешәмбедә, 19 июньдә, «Фәнни код: җәйге лекцияләр» проекты кысаларында «Спутник »компаниясенә нигез салучы Васил Зәкиев белән очрашу булачак. Ул ясалма фәһем дөньясы һәм аның безнең көндәлек тормышыбызга йогынтысы турында сөйләячәк. Лекция 17:30 да Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның эчке ишегалдында башлана. 

Васил Зәкиев үзенең тәҗрибәсе һәм белеме белән уртаклашачак, шулай ук катнашучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Бу заманча технологияләр һәм аларны төрле өлкәләрдә куллану турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек.

Исегезгә төшерәбез, проектның алдагы чарасы Россия Герое, космонавт Антон Шкаплеров катнашында узды. 

«Татарстанда җәй» һәм «Фәнни код: җәйге лекцияләр» проектлары татарстанлыларны алдынгы технологияләр һәм кызыклы экспертлар белән таныштыруны дәвам итә. Ниндидер яңа һәм кызыклы нәрсәне белү мөмкинлеген кулланыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International