Татарстанда иң яхшы экспортерларны сайладылар

2025 елның 3 июне, сишәмбе

28 майда Казанның Эшкуарлар йортында «Ел экспортеры» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 

Лауреатлар 13 номинациядә билгеләнде, шул исәптән беренче тапкыр эшли башлаган «Югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы экспортер» номинациясендә. Конкурста катнашуга бөтен республикадан барлыгы 250 гариза килгән. 

«Югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы экспортер» номинациясе җиңүчеләре:

1 урын - «НПП «Промышленная автоматика» ҖЧҖ, 

2 урын - «Петролайн-А» фәнни-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ, 

3 урын — «Инновацион технологияләр» ҖЧҖ. 

Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында узды һәм Россия эшкуарлары көненең бер вакыйгасы булды.

Төп 7 номинациядә җиңүчеләр эксклюзив дипломнар, истәлекле призлар һәм чит илләрдә индивидуаль стенд белән халыкара күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу өчен сертификатлар алдылар.

Лауреатлар төбәкне федераль дәрәҗәдә Мәскәүдә тәкъдим итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International