Социаль ипотека түләүләрен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль Порталы uslugi.tatarstan.ru һәм “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша түләп була.
Татарстанлылар уңалыйлакры өчен әлеге сервис 2013 елның 1 ноябреннән инфоматларда тормышка ашырылды.
Гражданнар Татарстан Республикасы Президенты алдындагы дәүләт торак фондына социаль ипотека программасы буенча фатир сатып алу буенча түләүләр кертә ала.
Инфоматлар аша түләү башкарылган очракта түләү докментлары бастырылачак. Портал яисә мобиль кушымта аша түләгәндә тиешле документлар шәхси кабинетта сакланачак. Аларны уңайлы вакытта бастырып алып була.
Әле түләү документлары Татарстан Республикасы буенча салым хезмәтенә мөрәҗәгать иткәндә юридик көчкә ия.
Исегезгә төшерәбез, республикада 314 инфомат урнаштырылган.
“Услуги РТ” мобиль кушымтасын iOS һәм Android платформасындагы мобиль җиһазларга бушлай йөкләп була.