Дәүләт хезмәтләре порталы аша балаларны беренче сыйныфка яздыру бара: кампаниянең беренче сәгатьләрендә үк 14 меңнән артык гариза бирелгән. Кампания 1 апрельдә 8:00 сәгатьтә башланды, һәм бер сәгать эчендә Татарстанның ата-аналары 14 143 электрон гариза тапшырган. Тәүлек ахырына бу сан 21 475 кә кадәр арткан, ә 3 апрель 16:00 сәгатькә гаризаларның гомуми саны 24 меңнән артып киткән.
Ата-аналар арасында иң популяр белем бирү учреждениеләре:
Кабул итү кампаниясе ике этаптан тора:
1 апрель-30 июнь: мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче гражданнардан, шулай ук беренче чиратта һәм өстенлекле рәвештә укырга керү хокукына ия булганнардан гариза кабул итү.
6 июль-5 сентябрь — яшәү урыны нинди булуга карамастан, теләсә кайсы мәктәпкә гариза бирү.