Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тармак җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә асылмалы элемтә линияләрен һәм һавада эленеп торучы кабельләрне җир асты кабель коммуникацияләренә күчерү мәсьәләсе, шулай ук тармакның 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер үз докладында Татарстанда асылмалы элемтә линияләрен бетерү турында белдерде. Аерым алганда, ул бүгенге көндә 922 км асылмалы элемтә линиясе җир асты кабель коммуникацияләренә күчерелүен билгеләп үтте, 2011 елда - 318,3 км, 2012 елда - 396,3 км.
Элемтә операторлары быел 273,5 км асылмалы элемтә линиясен бетерергә планлаштырган иде. Хәзерге вакытта 119,4 км асылмалы чыбык юкка чыгарылган. Ел ахырына кадәр операторлар тагын 90 км асылмалы элемтә линиясен юкка чыгарарга планлаштыра.
Хисап чорында министрлыкка гражданнардан элемтә хезмәте сыйфатына канәгатьсезлек белдерелгән 700 чамасы шикаять килгән, алар гомуммөрәҗәгатьләрнең 53 процентын тәшкил иткән. Агымдагы ел дәвамында 37 һәлакәт теркәлгән, аларның 22 се элемтә линиясенә зарар китерү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, зыян китерү очраклары 1,5 тапкыр кимегән.Тармак хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 26 512 сум тәшкил иткән. 2012 елның шул чоры белән чагыштырганда үсеш темпы 11 процент булган.Быел ТР Дәүләт хезмәтләре порталында халык өчен яңа электрон хезмәтләр пәйда булды. Барлыгы 18,5 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән.