Россиядә көн саен миллионлаган кеше 38 меңгә якын почта элемтәсе бүлекчәсенә йөри, шуларның 26 меңнән артыгы авыл җирлегендә һәм барып җитү авыр булган районнарда урнашкан. Бу бүлекләрнең күбесе шартларны яхшыртуга мохтаҗ. 2022 елдан РФ Президенты йөкләмәсе буенча «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында мондый бүлекләрне модернизацияләү проекты гамәлгә ашырыла.
Тавыш бирүдә кем катнаша ала?
Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булган 18 яшьтән өлкәнрәк РФ гражданнары.
Тавыш бирү шартлары:
Ничек тавыш бирергә?
Россия Федерациясенең 81 төбәгендә Россия Почтасының 17 меңнән артык бүлекчәсе файдалана ала. Әгәр сезнең бүлекчә исемлектә юк икән,мөгаен, ул инде ремонтланган яки канәгатьләнерлек хәлдә.
Иң күп тавыш җыйган бүлекләр 2030 елга кадәр өстенлекле капиталь ремонт өчен исемлеккә керәчәк.
Тавыш бирү 2025 елның 24 мартына кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт хезмәтләре порталы тавыш бирүенә сылтама.