ТР Цифрлаштыру министрлыгы һәм көллиятләр: ИТ-кадрлар әзерләү өчен көчләрне берләштерә

2025 елның 21 феврале, җомга

18 февральдә ИТ-программалар буенча белем бирүче Татарстан урта махсус белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән мөһим киңәшмә узды. Очрашу ИТ-сектор өчен кадрлар әзерләү һәм мәгариф учреждениеләренең ИТ-тармак предприятиеләре белән багланышларына багышланган иде.

Очрашу барышында индустриаль партнерлар белән багланышлар, ИТ-дисциплиналар буенча яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм укытуны аларга яраклаштыру процесслары, шулай ук ИТ-тармактагы һәм хезмәт базарындагы агымдагы трендлар кебек төп юнәлешләргә тукталдылар. Катнашучылар ИТ-белгечләргә ихтыяҗның зур булуын һәм укытучылар җитмәвен билгеләп үттеләр, чыгарылыш укучылары хисабына әлеге кытлыкны каплап була, яки дәүләттән махсус этәргеч бирүче программалар хисабына. 

Шулай ук актуаль федераль проектлар һәм ИТ-белгечләргә ярдәм чаралары каралды: 

  • "Киләчәк коды" федераль проекты ("Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе" илкүләм проеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла);
  • "Профессионаллар" чемпионаты ("Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла);
  • Ташламалы ИТ-ипотека программасын 2030 елга кадәр еллык 6% ка озайту.

Белем бирү программаларын үстерүгә аерым игътибар бирелде, мәгълүмати куркынычсызлык, мәгълүматларны анализлау, әйберләр интернеты, ясалма фәһем һәм машина өйрәтүе өлкәсендә белгечләр әзерләү зарурлыгына, шулай ук ХКҮ-КМТҺЭТның башка көллиятләр өчен методик үзәк роленә басым ясалды. 

"Базарның агымдагы шартларында, динамик рәвештә үзгәрә торган ИТ-тармакта төп максатларның берсе - гамәли укытучыларны югары уку йортларында да, көллиятләрдә дә укытуга җәлеп итү. Шуңа күрә колледжлар һәм ИТ-индустрия арасында үзара бәйләнеш һәм тыгыз аралашуны көйләү безнең өстенлегебез булып тора. Бу студентларга чынбарлык һөнәри чакыруларга әзер булырга мөмкинлек бирә торган бердәнбер алым диярлек", - дип билгеләп үтте очрашуда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов.

Мондый чаралар югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә төп роль уйный, бу Татарстанга цифрлы технологияләр өлкәсендә алдынгы урыннарны алырга һәм яшьләрне ИТ өлкәсендә иң яхшы белем бирү программаларыннан файдалану мөмкинлеге бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International