7-8 ноябрьдә Казан ИТ-паркында Валентина Матвиенко катнашында “Интеллектуаль милек һәм Россия төбәкләре икътисады” форумы узачак

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

7-8 ноябрьдә Казан ИТ-паркында ““Интеллектуаль милек һәм Россия төбәкләре икътисады” форумы узачак. Әлеге форум Россиянең һәм чит ил илләренең иң яхшы белгечләрен җыячак. Форумда теркәлү 7 ноябрьдә сәгать 9.00 башланачак. Сәгать 10.00да халыкара семинар-практикум сораулары буенча форум эш башланып китәчәк.

Халыкара форумның рәсми ачылышы 7 ноябрьдә сәгать 14.00да булачак. Форумның рәсми ачылышында РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин катнашачак.

Татарстанда интеллектуаль милек базарын үстерү буенча программа кабул ителгән. Әлеге проект – уникаль, һәм Россиядә ул - беренче. “2013 – 2020 нче елларда ТРда интеллектуаль милек базарын үстерү” Программасы кысаларында мәгариф проектлары һәм программалары тормышка ашырыла, Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы, Роспатент белән хезмәттәшлек алып барыла, Интеллектуаль милек үзәге формалаштырыла, республикада фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре нәтиҗәләрен дәүләт учетына алу һәм саклау буенча Бердәм система актив кулланылышка кертелә.

Форумда Россия дәүләт интеллектуаль милек академиясе ректоры, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының интеллектуаль милек буенча комитеты рәисе Иван Близнец, Бөтендөнья интеллектуль милек оешмасы, Роспатент, фәнни җәмгыятьләр һәм вузлар, федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.

Формумның модераторы булып Сауле Тлевлесова, Борис Леонтьев, Радий Сәлимов, Иван Близнец һәм Виктор Гуреев катнашачак.

Массакүләм мәгълүмат чаралары аккредитация сораулары буенча тулырак  267-64-93 телефон номер ыаша белеп була.

Форумның үткәрү урыны: Казан ИТ-паркы, Петербургская урамы, 52 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International