Бүген Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” халыкара инвестицион форумының икенче көне бара.
РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров мәгълүмати технологияләр өлкәсенең үсеше икътисад секторы үсешенә йогынты ясап, инновацияләргә нигез салырга тиеш.
«Мәгълүмати технологияләр – ул IT-өлкә генә түгел, программистлар, айтишниклар икътисадның бар өлкәсендә дә кирәк, IT-секторсыз инновацияләр үсеше мөмкин түгел, - дип саный Николай Никифоров.
Моңа кадәр кич белән Николай Никифоров, аның урынбасары – илдә IT-өлкә үсеше өчен җаваплы Марк Шмулевич, Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Carnegie Mellon University ректоры Марк Камлет, Иннополис университеты ректоры Александр Тормасов, Parallels компаниясен нигезләүче Сергей Белоусов, Almaz Capital Partners партнеры Александр Галицкий IT-өлкә киләчәге турында “Ачык инновацияләр” форумында сөйләштеләр.
“Ачык инновацияләр” форумының рәсми партнеры – Иннополис – оештырган панель дискуссия идеаль IT-экосистема булдыруга багышланган иде.
Бүген Россиядә якынча 350 мең белгеч программалаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Киләсе 5 ел эчендә РФ Минкомэлемтә мәгълүматлары буенча программистларга сорау 1 млн. кадәр үсәчәк.
Панель дискуссиядә ТР Президенты Иннополис төзүе план буенча бара, диде. “Торак, технопарк төзүе башланган. Коммерцияле технопарк төзү идеясе дә бар. Ә иң мөһиме – Университет төзү”, дип санады Президент.
Панель дискуссиядә Иннополис проекты турында тулырак ТР вице-премьеры – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.