Татарстанда булдырыла торган Иннополис IT-шәһәре, бөтен илдән сәләтле белгечләрне җәлеп итеп, Россиядә IT-тармагы үсешенең төп үзәге булачак. Мондый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” халыкара инновацион үсеш форумы кысаларында панель дискуссиядә чыгыш ясаганда, белдерде.
IT-экосистеманы булдыру панель дискуссиянең темасы булды. Рөстәм Миңнеханов республиканың ничек инновацион технологияләрне үстерә башлавы турында сөйләде. ТР Президенты сүзләренчә, иң элек дәүләт идарәсе системасын тагын да оперативрак һәм ачыграк итәргә омтылу моңа стимул булган. “Үз вакытында без Николай Никифоров белән, гаджетлар алдындагы куркуны җиңү өчен, юллар эзли башладык. Һәм без әлеге юлны уза алдык”, - диде Р.Миңнеханов.
“Күп кенә яшьләр, аларның компетенцияләре кирәк булмавын тоеп, илдән китәләр. Чынлыкта, әлеге кешеләр, аларның сәләтләре безгә бик кирәк. Без IT-паркларны һәм Иннополисны нәкъ менә алар өчен төзибез”, - дип ассызыклады ул.
Ул сөйләгәнчә, республикада, IT-белгечләр үз белемнәрен куллана алсын өчен, IT-парк булдырылган, аны тиз арада резидентлар белән тутырып булган. Нәтиҗәдә, Яр Чаллыда мондый икенче мәйданчык барлыкка килгән.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәзер Россиядә IT-тармакның чын үзәге юк, һәм аны булдыру өчен, республика Иннополис проекты инициаторы булган.
Almaz Capital Partners фонды партнеры, күренекле эшмәкәр Александ Галицкий әйтүенчә, “Татарстан төрле өлкәләрдә проектларны яхшы тормышка ашыруы белән горурлана ала” ди.
Open Innovations Expo форумында Иннополис инновацион шәһәрчелеге күргәзмәсе тәкъдим ителде.144 кв.м мәйданчыкта шәһәр структөрасын, университет һәм аерым икътисади зонаны күреп була иде.
Беренче “Ачык инновацияләр” форумы 2012 елның көзендә узды. Биредә Россиянең 42 төбәгеннән һәм 38 илдән 5 меңнән артык кеше булды.