Бу ИТ-паркның стартапларны үстерү буенча яңа бүлекчәсе - Яшьләр технологик эшкуарлыгы үзәге, ул "Цифрлы икътисад" илкүләм проектының "Цифрлы технологияләр" төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Ачылышта сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов чыгыш ясады, ул билгеләп үткәнчә, хәзер бик күп студентлар стартаплар, аерым алганда инновацион технологик проектлар белән шөгыльләнә, әлеге мәйданчык нәкъ менә алар өчен билгеләнгән.
52 нче мәйданчык идеяләр белән янучы һәм аларны иң кыю рәвештә тормышка ашырырга әзер булган яшь һәм талантлы стартаперлар өчен билгеләнгән.
Үзәк республиканың студентлар инновацион проектларын җәлеп итү ноктасына әвереләчәк һәм яшьләр арасында технологик эшкуарлыкка кызыксынуларын үстерүгә ярдәм итәчәк.
Моннан сезнең технологик идеяләрегезгә старт биреләчәк!
Яшьләр технологик эшкуарлыгы үзәге ул: