ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында IT-тармак өчен өстенлекләр һәм бурычларны билгеләде

2024 елның 27 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында республиканың IT-тармагы өчен өстенлекләрне һәм бурычларны билгеләде. Юлламаның мөһим өлешләре:

  • Республикабыз мәгълүмат технологияләре һәм цифрлы үсеш өлкәсендә хаклы рәвештә алдынгы урында тора.
  • Татарстан барлык дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр электрон рәвешкә күчерелгән беренче төбәк булып тора.
  • Хезмәт күрсәтү соралган гариза алынганчы ук дәүләт хезмәте күрсәтелү турында җавапны алдан әзерләп кую сервисларын активрак куллана башларга кирәк, бу исә гражданнарга шактый күп ярдәм чараларын һәм хезмәтләрне автомат рәвештә күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.
  • Социаль тармакларны цифрлаштыруга аерым игътибар бирелә.
  • Сәламәтлек саклауда тармакта бердәм цифрлы контур булдыруны төгәлләргә; телемедицина технологияләрен куллануны киңәйтергә; персональләштерелгән медицинаны үстерү өчен биомедицина белешмәләренең республика платформасын булдырырга; мәгълүмати иминлекне һәм пациентларның шәхси белешмәләрен яклауны тәэмин итәргә кирәк.
  • Мәгариф өлкәсендә барлык мәктәпләрне югары тизлекле интернетка тоташтыру тәмамланды һәм «Минем мәктәп» платформасы эшләтеп җибәрелде. Шундый ук платформаны урта махсус уку йортлары өчен дә булдырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International