«Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк ИТ-парк» ДАУ хезмәттәшлек турында өч яклы килешү имзалады

2024 елның 27 сентябре, җомга

Бүген «Дотянуться до неба» пилотсыз авиация системалары фестивале эше кысаларында Казан ИТ-паркы «АСОПС» компанияләр төркеме һәм «Национальный детский технопарк» МУ белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйды.

Документка имзаларын «Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк ИТ-парк» ДАУ директоры Руслан Власов, «АСОПС» компанияләр төркеме генераль директоры (Беларусь Республикасы) Сергей Шуткевич һәм 2035 елга кадәр чорга пилотсыз системаларны үстерү стратегиясен һәм Беларусь Республикасында 2023 елга кадәр пилотсыз системаларны үстерү комплекслы программасын эшләүнең ведомствоара эш төркеме әгъзасы Татьяна Мазан куйды..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International