«Ростелеком» Казанда төбәк элемтә операторлары өчен эшлекле иртәнге аш оештырды. Чарада «Таттелеком», «ТатАИСЭнерго», «Ситиком», «Скайнет», «ЛайнерТелеком», «Атомдата-Иннополис», «МЭЛТ-Интернет» һәм «Гранднет» компанияләре хезмәткәрләре катнашты. Очрашу төркемләп дискуссия форматында узды.
Катнашучылар түбәндәге темалар буенча фикер алыштылар:
Екатерина Казакова, «Ростелеком»ГАҖ төбәк элемтә операторлары белән эшләү буенча директор:
"Без телекоммуникация тармагын уртак үстерү өчен тотрыклы партнерлык мөнәсәбәтләре булган профессиональ бергәлек формалаштырырга телибез. Компания, милли провайдер буларак, төбәк элемтә операторларына ярдәм күрсәтергә әзер. Быел безнең эшлекле иртәнге ашлар фикер алышу форматында уздырыла - ачык диалог кече һәм урта бизнес ихтыяҗлары турында беренче авыздан ишетергә мөмкинлек бирә".