ТР цифрлаштыру министры урынбасары Булат Габдрахманов BRICS Future Skills & Tech Challenge 2024 чемпионаты ярышлары мәйданчыгында булды

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Казанда BRICS Future Skills & Tech Challenge 2024 халыкара чемпионаты дәвам итә. Бүген Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов чара мәйданчыгында булды. Ул шулай ук ярышларга төрле илләрдән килгән катнашучылар белән аралашты.

BRICS Future Skills & Tech Challenge - ел саен үткәрелә торган чемпионат, 2019 елда Казанда барлыкка килгән БРИКС илләре инициативасы. 2024 елда Россия, БРИКС рәисе буларак, чемпионатны 22-27 сентябрьдә Казанда ХКҮ-КМТҺЭТ базасында кабул итә.

Чемпионат алдынгы цифрлы һәм технологик карарларны, цифрлы компетенцияләрне күрсәтү, цифрлы трансформация өлкәсендә тәҗрибә алмашу һәм БРИКС+ илләрендә цифрлы икътисад өчен уртак белем бирү программаларын эшләтеп җибәрү өчен коммуникация һәм эксперт мәйданчыгы булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International