ИТ-паркта пилотсыз технологияләр фестивален ачуга чакырабыз

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

26-28 сентябрьдә Казанда пилотсыз авиация системаларының «Дотянуться до неба!» ("Күккә кулыңны суз!") бөтенроссия бүленгән фестивале үткәрелә, ул Россиянең 18 шәһәрен колачлый. Ачылу тантанасында 26 сентябрьдә 15 сәгатьтә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашачак.

Фестиваль программасы заманча пилотсыз технологияләрнең актуаль үсеше белән кызыксынган төрле яшь төркемнәрен үз эченә алачак. Мәктәп укучылары өчен квест-уен узачак, аның барышында алар пилотсыз технологияләрнең киләчәге турында беләчәк һәм мавыктыргыч офыкларны күз алдына китерәчәк - беренче биеклектән алып ерак космоска кадәр. Өлкәннәрне һәм балаларны мастер-класслар, эксперт лекцияләре һәм күргәзмәләр көтә. Профессионалларның фестивальдә тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашу, тармакның киләчәк үсеше турында хезмәттәшләре һәм хакимият вәкилләре арасында фикер алышу мөмкинлеге булачак.

Фестиваль программасында берничә трек планлаштырылган: «Җәмгыять» «Хыял» һәм «Технологияләр». Треклар панель дискуссияләрдән, түгәрәк өстәлләрдән, лекцияләрдән тора.

Фестивальдә катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк - https://leader-id.ru/events/514785.

ММЧны аккредитацияләү почта аша исем-фамилия һәм ММЧ исеме - e.vildanova@tatar.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International