Казанга БРИКС илләреннән кунаклар ешрак килә башлады

2024 елның 20 сентябре, җомга

Бу дәүләтләрдән кунаклар саны 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 60% ка арткан. Шул ук вакытта Бразилия һәм Көньяк Африка Республикасыннан кунаклар агымы аеруча сизелә. Бу хакта зур мәгълүматлар нигезендә чясалган Мегафон аналитикасы дәлилли.

БРИКСНЫҢ XVI саммиты октябрь аенда гына планлаштырылган, әмма берләшмә илләрендә яшәүчеләр Казанга актив киләләр. Июнь-августта кунаклар арасында иң зур өлешне Кытайдан килүчеләр тәшкил итте — БРИКС дәүләтләреннән килгән туристларның гомуми санының 63%. Бер ел эчендә Кытайдан килгән кунаклар саны 1,5 тапкырга арткан. Шуңа да карамастан, сәяхәтчеләр саны арту буенча Бразилия һәм Көньяк Африка Республикасы алда бара: былтыргы җәй белән чагыштырганда бу илләрдән туристлар агымы 3,8 һәм 3,1 тапкырга арткан.

Чит ил кешеләре Казанның мәдәни-тарихи истәлекле урыннары белән дә, заманча шәһәр мохите белән дә кызыксына. Иң популяр урыннар арасында Казан Кремле, Бауман урамы, Меңьеллык мәйданы, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International