Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү өлкәсендә Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы халкы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен республика Рәисе премиясенә гариза бирә алалар. Бүләкне алуга Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциягә карамаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советлар, шулай ук ТРның тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән оешмалар дәгъва итә ала.

Премия Россия Федерациясе гражданнарына һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлекләре һәм проектлары өчен; гражданлык җәмгыяте өлкәсендә югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы белән аерылып торган, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган фәнни тикшеренүләре өчен бирелә. Шулай ук премия белән гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш керткән гражданнар да билгеләп үтелә.

Гаризалар 2024 елның 23 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин ур., 7А. Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.

Барлык кирәкле документлар исемлеге белән сайтта танышырга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International