«Татарстанның иң яхшы КФҮ» конкурсына чираттагы гаризалар кабул итү башланды

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Конкурс кысаларында номинацияләр каралган:

  • «Татарстан Республикасының иң яхшы КФҮ»;
  • «Татарстан Республикасы КФҮ бүлегенең (филиалының) иң яхшы җитәкчесе»;
  • «КФҮ бүлегенең (филиалының) иң яхшы проекты»;
  • «Татарстан Республикасы КФҮнең иң яхшы универсаль белгече»;
  • «Татарстан Республикасы КФҮ бүлегенең (филиалының) иң яхшы остазы»;
  • «Татарстан Республикасы КФҮ бүлегенең (филиалының) конфликтларны иң яхшы көйләүчесе».

Конкурсның максаты - җитештерү күрсәткечләре югары булган, килүчеләр өчен уңайлы шартларда һәм сыйфатлы техник җиһазландырылган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче үзәкләрне ачыклау. Гаризалар өч категориядә карала - кече, урта һәм эре шәһәрләрдәге КФҮ.

Конкурска КФҮ офисларыннан гаризалар 21 октябрьгә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International