Айрат Хәйруллин ТНВ эфирында Kazan Digital Week 2024 форумы турында сөйләде

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин  «Казань Экспо» ХКҮдә 9-11 сентябрьдә узачак Kazan Digital Week халыкара форумы турында ТНВ каналының «Здравствуйте» тапшыруы эфирында сөйләде.

Форум - IT-тармакта елның әһәмиятле чарасы, ул икътисадның һәм социаль өлкәнең барлык тармакларын цифрлы трансформацияләү бурычын хәл итүнең бер коралы буларак мөһим. KDW-2023 форумы мәйданчыкның популярлыгы артуын раслады.

Быел форумга 6 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Катнашучылар географиясенә Россия, Үзбәкстан, Беларусь, Сирия Гарәп Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Австрия, Аргентина, Кытай, Швейцария, Пакистан, Канада һ.б. илләр. Катнашучыларны теркәү дәвам итә

Эшлекле программа кысаларында 80 секция, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр, мастер-класслар, Россия цифрлар министрлыгының Стратегик сессияләре, шулай ук 25 партнерлык секциясе узачак, алар быел узган ел белән чагыштырганда биш тапкыр күбрәк. 

Яздан башлап, форумның эшлекле программасы алдыннан, гадәттәгечә, форумның барлык 10 темасы буенча онлайн-вебинарлар уздырылды. Тамашачыларда сәламәтлек саклау һәм медицинада, авыл хуҗалыгында, мәгарифтә һәм финанс хокукында цифрлы технологияләр темалары зур кызыксыну уятты.

Форумның барлык нечкәлекләре, программасы, катнашучылар өчен кирәкле мәгълүматлар – Kazan Digital Week сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International