Айрат Хәйруллин Kazan Digital Week форумы программасы турында сөйләде

2024 елның 23 августы, җомга

Мәскәүдә ТАСС мәгълүмат агентлыгында 9-11 сентябрьдә Татарстан башкаласында узачак Kazan Digital Week халыкара форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев, ТР дәүләт идарәсе цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.

Максут Шадаев хәбәр иткәнчә, халыкара форумда катнашу өчен 5 меңнән артык кеше теркәлгән, күргәзмә зонасы киңәйтелә – бу 140 компания һәм стенд.

Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, Kazan Digital Week форумы катнашучыларга эре бизнес, дәүләт һәм фәнни җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирә. Аның сүзләренчә, форумның күргәзмәләр зонасында тәкъдим ителәчәк компанияләрнең яртысы - Татарстанга Россиянең башка субъектларыннан һәм чит илләрдән килүче компанияләр.

"Ышанам ки, катнашучыларның мондый турыдан-туры аралашу тәҗрибәсе уртаклашырга, иң яхшы чишелешләр табарга мөмкинлек бирәчәк. Мондый киң фикер алышу нәтиҗәсендә без Татарстанда, Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Чиләбедә, Пермьдә һәм Россиянең башка субъектларында уңышлы гамәлгә ашырылган чишелешләрне тиражларга мөмкинлек алабыз", – диде министр.

Kazan Digital Week эшлекле программасында 85 сессия бар. 500 гә якын спикер белдерелде, шуларның 45е – чит илнекеләр. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ассызыклаганча, форумда фәнни мәкаләләргә зур игътибар бирелә, аларның саны арта бара. Барлыгы 405 галим, 50 бизнесмен, 20 студент мәкаләләр һәм материаллар җыентыгы авторлары һәм автордашлары булып тора.

Kazan Digital Week-2024 халыкара форумы Казанда 2024 елның 9-11 сентябрендә узачак. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә көндезге һәм онлайн-форматта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International