Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенә ММЧ аккредитациясе ачылды

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

27 август көнне Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «2024 елның беренче яртыеллыгында элемтә тармагы эше йомгаклары турында» Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының коллегиясе булачак.

Коллегия утырышы кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла:

  • Татарстан Республикасында элемтә тармагы үсешенең төп күрсәткечләре.
  • Цифрлаштыру өлкәсендә дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру.
  • Элемтә инфраструктурасын үстерү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту.
  • Татарстан Республикасында электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр: йомгаклар һәм перспективалар.

Докладлар белән чыгыш ясаячаклар:

ЯКОВЛЕВ Альберт Валерьевич, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары.

ГОНЦОВ Павел Игоревич, «Ростелеком» ГАҖнең Татарстандагы филиалы директоры.

НАЧВИН Илья Сергеевич, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары.

Мозаффарова Ленара Акмалетдин кызы, Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге директоры.

Шәфигуллин Радик Равил улы, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең финанс-милек мәсьәләләре буенча урынбасары.

Үткәрү вакыты: 2024 елның 27 августы, 14:00.

Урыны: Б.Рәмиев ис. ИТ-парк , Спартак ур., 2а, конференц-зал.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү өчен мәгълүматларны – ММЧ исемен, ФИО һәм телефон номерын почтага җибәрүегезне сорыйбыз: D.Shchelokova@tatar.ru яки E.Vildanova@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International