Казан ИТ-паркында «Сколково» фондының стратегик сессиясе ачылды

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта төбәк операторлары һәм фонд вәкилләре өчен «Сколково» фондының стратегик сессиясе ачылды. Республика кунакларын «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Руслан Власов сәламләде.

Сессиянең ике көнлек бурычлары арасында - регионнарда технологик эшмәкәрлеккә ярдәм итәчәк сервислар һәм продуктларны үстерү өчен стратегия эшләү. ИТ-парк сессия кысаларында үзенең белемнәре, тәҗрибәсе белән уртаклаша һәм планлаштырылган инициативаларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен партнерлар белән таныша.

Стратегик сессиядә катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән: регионнарда инновацион инфраструктураны үстерү мәсьәләләренә, шулай ук технопарклар һәм кампуслар өчен яңа сервислар һәм продуктлар эшләүгә юнәлтелгән теоретик һәм практик сессияләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International