17 августта «УРАМ» экстрим-паркында Татарстан Республикасының ИТ-компанияләре хезмәткәрләре өчен «Цифровиада» спорт ярышлары фестивале узачак. Спорт өлешендә компанияләрдән 18 яшьтән өлкәнрәк мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче яисә аның белән чиктәш булган хезмәткәрләр катнаша ала. Ярышлар 5 дисциплина буенча команда һәм индивидуаль зачетта узачак.
Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ.
Шулай ук көн дәвамында паркның ачык мәйданчыкларында фестиваль кунаклары өчен балалар ИТ-паркы (робофутбол, агач значоклар ясау буенча мастер - класс, Күңелле стартлар), «Мәктәп 21» активлыклары (кикер уйнау ирекле зонасы, ProfIT it-уеннары), шулай ук өстәл уеннары белән интерактив зона, робошарларда узышу, крафт уеннары, Голдберг машинасы эшләячәк һәм башка бик күп нәрсәләр. Фестиваль кысаларында кунаклар квестта катнаша һәм, зур булмаган биремнәрне үтәп, IPhone 15 ота ала.
Фестиваль азагында ярышларда катнашучылар, тамашачылар һәм җанатарлар өчен кояш баеганда кичә була.
Чара барлык теләүчеләр өчен дә ачык, барысын да катнашырга чакырабыз.