2024 елда Татарстан Республикасында иминлекне арттыру максатыннан "Урам" проектының мөмкинлекләрекиңәйтеләчәк

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Урам» проекты үсеше дәвам итә. Бүген Казанда реаль вакыт режимында ясалма акыл технологияләре ярдәмендә төрле объектларны һәм вакыйгаларны ачыклау өчен урам видеокүзәтү камералары анализлана.

2024 елда «Урам» системасына тагын 1,5 меңнән артык урам видеокүзәтү камераларын тоташтыру һәм функцияләрен һәм сервисларны киңәйтү планлаштырыла:

  • Кешенең егылуын һәм башка аномаль ситуацияләрне танып белү. 
  • Наркотик матдәләр качырып калдыручыларны танып белү. 
  • Сугышу һәм башка вакыйгаларны танып белү. 

Системаның максаты - урам этләре тешләгән укешеләр санын 1 меңгә киметү генә түгел, ә тулаем алганда, ЯА технологияләре ярдәмендә республикада һәр кешегә яшәү уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыру. 

Исегезгә төшерәбез, проект 2023 елда урам этләрен танып белү һәм исәпкә алу системасыннан башланды. 2024 елның беренче яртыеллыгында тотылган этләр саны 2023 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 46% ка арткан. 

"Ясалма акыл технологияләренең тиз үсеше якын киләчәктә, шул исәптән, иҗтимагый куркынычсызлыкны һәм уңайлы яшәүне оештыру турындагы күзаллауларыбызны да үзгәртер дип ышанам", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин.

Республиканың бу проектны гамәлгә ашырудагы тәҗрибәсе илнең башка төбәкләрен дә кызыксындыра. «Урам» системасы эшләтеп җибәреләчәк беренче төбәк Сахалин өлкәсе булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International