Айрат Хәйруллин КНИТУда бишлеләргә укыган тәмамлаучы студентларга дипломнар тапшырды

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Бүген «КНИТУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ тәмамлаучы бишлеләргә укыган егетләр һәм кызларга дипломнар тапшыру тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты. Дипломнар алучылар арасында – спорт һәм иҗаттан алып фәнгә һәм иҗтимагый эшчәнлеккә кадәр төрле өлкәләрдә үзләрен яхшы яктан күрсәткән яшьләр бар.

Айрат Хәйруллин үзе дә Казан милли тикшеренү фәнни университетын тәмамлаган (2003 ел). 2023 елда КНИТУны тәмамлаучылар ассоциациясен җитәкли. Бу КХТИ-КДТУ-КНИТУны тәмамлаучыларның белемнәрен, тәҗрибәсен һәм инициативасын туплауга юнәлдерелгән иҗтимагый оешма.

КНИТУ эшләү дәверендә 200 меңнән артык белгеч чыгарган. Бүген КНИТУның Россиядән һәм чит илләрдән 20 меңнән артык студенты һәм аспиранты 1200дән артык квалификацияле укытучыдан белем ала: вуз кафедраларында 225 профессор, фән докторлары һәм 800дән артык доцент, фән кандидатлары эшли. КНИТУда югары, урта һәм өстәмә һөнәри белем бирүнең 355 белем бирү программасы гамәлгә ашырыла. Югары уку йорты составына 8 уку институты, өч филиал, фәнни-мәгариф үзәкләре һәм комплекслы лабораторияләр керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International