Удмуртиядә DIGITAL UDMURTIA 2024 ИТ-фестивале узачак

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

3 һәм 4 августта Ижевскида «Чекерил» спорт курортыбазасында бишенче тапкыр DIGITAL UDMURTIA Summer Camp 2024 ИТ-фестивале үткәрелә.

ИТ-фестиваль программасында - тармакның әйдәп баручы экспертларыннан докладлары, профессиональ нетворкинг, спорт уеннары һәм ярышлары, теләсә нинди зәвыкка яраклы күңел ачулар.

Быел фестиваль удмурт милләте мәдәнияты үзенчәлекләренә багышлана. Кунакларны төбәкнең кавер-төркемнәре, удмурт уеннары һәм, әлбәттә инде, тәм-томнар көтә.  

DIGITAL UDMURTIA фестивален Удмуртиянең мәгълүмат технологияләре төбәк компанияләре альянсы төбәкнең Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәмендә үткәрә. Ел саен фестиваль төрле төбәкләрдән мең ярымнан артык катнашучыны җыя. Узган ел чарага 1700 кеше килгән иде. Фестиваль мәйданчыгында федераль дәрәҗәдәге 61 спикер чыгыш ясады, 35 компания фестның партнерлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International