Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатының йомгаклау этабы

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Түбән Новгородта Урта һөнәри белем федераль технопаркында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының йомгаклау (төбәк-ара) этаплары узды.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов чарада булды һәм төбәкара этапның барышы белән танышты. Министр урынбасары шулай ук республика вәкилләренең «Видео җитештерү», «График дизайн» һәм «Компьютер уеннары эшләү» кебек компетенцияләрдә катнашуларын бәяләде.

Визит кысаларында Федераль технопарк һәм Түбән Новгород радиотехник техникумы тәҗрибәсе өйрәнелде, шулай ук әлеге учреждениеләр җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде. Быел ачылган Федераль технопарк бөтен Россиядән урта уку йортлары укытучыларының квалификациясен күтәрү өчен, шулай ук меңләгән студентларны ихтыяҗлы эшче һөнәрләргә өйрәтү өчен ресурс үзәге булыр дип көтелә.

МЦК-КТИТС студентлары гадәттәгечә чемпионатта катнашалар, профессионаллар чемпионатында югары дәрәҗәдәге осталык күрсәтәләр.

«Професионналлар чемпионатның төп максатлары - яшьләр өчен эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм заманча икътисад таләпләренә җавап бирүче яңа кадрлар әзерләү. Яшь белгечләрнең катнашуы үз һөнәри күнекмәләрен үстерергә, хезмәт базарында иң яхшы һәм кирәкле булырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы командасын чемпионатның йомгаклау этапларында уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез!",- дип билгеләп үтә министр урынбасары Булат Габдрахманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International