Юлларда аварияләрне профилактикалау һәм «Халык инспекторы» кушымтасының мөмкинлекләре турында ачык лекция

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

26 июньдә Петербург урамы, 52 адресы буенча урнашкан ИТ-паркта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында ИТ-парк белән берлектә Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан оештырылган ТР юлларында авариялелекне профилактикалау һәм «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы мөмкинлекләре буенча ачык лекция узды.

Лекция спикерлары - ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең ЮХК пропаганда бүлегенең махсус йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы полиция майоры Илнур Әгъзам улы Габделганиев, бүлек җитәкчесе - «ТР ЦЦТ» дәүләт мәгълүмат ресурсларын һәм сервисларын үстерү бүлегенең проектлар җитәкчесе Насыйров Марсель Айдар улы чыгыш ясады.          .

Чарада Цифрлы үсеш министрлыгы, ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм мәгълүмати технологияләр һәм элемтә тармагы оешмалары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International