Кадрлар резервына кертүгә конкурслар турында белдерү

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы кадрлар резервына кертүгә конкурслар игълан итә.

  • Вазифаларның төп төркеме

Квалификация таләпләре: белгечлек буенча югары һөнәри белем, белгечлек, әзерлек юнәлеше буенчп ике елдан да ким булмаган эш стажы булу.

  • Вазифаларның әйдәп баручы төркеме

Квалификация таләпләре: югары һөнәри белем - бакалавриат, стажга таләпләр юк.

Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә белем һәм күнекмәләр:

  • мәгълүмати-элемтә технологияләре өлкәсендәге хокукый аспектлар;
  •  аппарат һәм программа тәэминаты;
  •  программа документлары һәм мәгълүмати-элемтә технологияләре өлкәсендә дәүләт сәясәте өстенлекләре.

Дәүләт органнарында заманча мәгълүмати-элемтә технологияләрен куллану мөмкинлекләрен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып, төркем эшчәнлеген стратегик планлаштыру һәм идарә итү күнекмәләре, шул исәптән ведомствоара документлар әйләнеше мөмкинлекләрен куллану мөмкинлеге

Документларны 21 көн дәвамында 2024 елның 25 июненнән 15 июленә кадәр тапшырып була. 

420111, Казан шәһәре, Петербург урамы, 52, дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 сәгатьтән 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке аш 11.45 тән 12.30 га кадәр.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны 231-77-90(1) телефоны аша белергә мөмкин.

Конкурслар турында тулырак мәгълүмат Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмати системасында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International