Хәтер һәм кайгы көнендә Казан телебашнясы кызыл төстә яктыртыла

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

22 июньдә илебездә 26 миллионнан артык совет кешесенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башлану көне – Хәтер һәм кайгы көне үтелә.

Бу фаҗигале вакыйга истәлегенә ел саен 22 июньдә илебездә «Хәтер шәме» һәм «Тынлык минуты» бөтенроссия акцияләре уза, алар дөньяга илебезгә каршы агрессия, фашизмга буйсынмаган һәм дөньяга Икенче бөтендөнья сугышында җиңү бүләк иткән күпмилләтле халкыбызның ныклы ихтыяры һәм батырлыгы турында искә төшерә.

Хәтер һәм кайгы көнендә, 22 июньдә 21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр, «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы Казандагы телебашнясы шәм ялкынын символлаштырган кызыл төстә яктыртыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International