Казанлыларны ИТ-паркта Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмгә чакыралар

2024 елның 28 мае, сишәмбе

1 июньдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк территориясендә Балаларны яклау көненә багышланган гаилә бәйрәме узачак. Кунакларны балалар өчен мастер-класслар, сабын куыклары шоуы, аквагрим, аниматорлар, квестлар, квизлар, аэрохоккей, робофутбол, диджей-сет һәм башка кызыклы чаралар көтә.

Күңел ачу программасы 1 нче каттагы холлда, балалар ИТ-паркында һәм бинаның эчке ишегалдында 10:00 сәгатьтән15:00 сәгатькә кадәр узачак.

Беренче каттагы холлда автосимуляторлар, VR, PlayStation, пинг-понг, шахмат, аэрохоккей, өстәл уеннары зоналары була.

ИТ-паркның эчке ишегалды территориясендә балалар өчен брелоклар һәм значоклар ясау һәм буяу буенча мастер-класслар, шарлар, ванналар өчен слайм һәм бомбочкалар булдыру буенча мастер-класслар, асфальтта рәсемнәр конкурсы, сабын куыклары шоу-программасы һәм бию тамашасы үткәреләчәк.

Балалар ИТ-паркында төп чаралар - интерактив квестлар, робофутбол, робототехника һәм пилмән ясау буенча мастер-класслар, шулай ук «Чын астрономия» тамашасы булачак.

Бәйрәм программасы ИТ-паркның эчке ишегалдында экранда мультфильмнар күрсәтү белән тәмамланачак.

Ата-аналарны һәм балаларны җәйге каникулларның башлануын билгеләп үтәргә чакырабыз.

Чарага керү ирекле, сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Датасы: 1 июнь, 10:00-15:00

Адресы: Казан, Спартак урамы, 2а, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк.

Яшь буенча чикләүләр юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International