Татарстанда мессенджерлар социаль челтәрне популярлык буенча узып киткән

2024 елның 24 мае, җомга

Гадәти шалтыратуларны куллану кимесә дә, интернетта россиялеләрнең активлыгы арта. Telegram Россия халкының яраткан онлайн-сервисы булды, нәкъ менә шушы мессенджерга 2024 елда абонентлар еш кына чиксез интернет аша тоташканнар, дип раслый Yota аналитикасы. Әмма 30 яшьтән өлкәнрәк кулланучыларның шактый өлеше һаман да Whatsappны өстен күрә. Шул ук вакытта гадәти шалтыратуларга абонентлар узган ел белән чагыштырганда 14% ка азрак минут сарыф итә башлаган.

2024 елның беренче кварталында Yota кулланучылары еш кына Telegramгакерү өчен, чиксез интернет мөмкинлеген кулланган, гәрчә бер ел элек мессенджер иң кирәкле сервислар рейтингында дүртенче урында гына булса да. Популярлыгы буенча икенче урында 2023 елның шул ук чорында лидер булган WhatsApp тора. YouTube видеосервисы элеккечә өченче урында тора, ә VK социаль челтәре дүренче урында, топ-5не яңадан популярлык яулаган TikTok яба.

Татарстанда да мессенджерлар популяр, әмма өстәмә хезмәтләр өчлегендә беренче урында WhatsApp тора. Бу хезмәт барлык чиксез керү тоташуларының якынча 18% тәшкил итә. Telegram икенче урында, бер ел эчендә рейтингта ике позициягә күтәрелгән. Ул 17,8% өлешне алып тора һәм YouTube-тан 17,2% нәтиҗә белән алдарак бара.

Мегафонда шулай ук мессенджерларда активлыкның артуын билгеләп үттеләр. Бер ел эчендә Татарстан халкы хәбәрләр алмашу өчен трафиктан 51% ка күбрәк акча сарыф итә башлады. Аналитиклар мәгълүматлары буенча, оператор абонентларында гомуми интернет-трафик буенча Telegram лидер. Барлык мессенджерларның 70% тан артыгы бу сервиска туры килә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International