Казаннан мәктәп укучылары җыелмасы киберкуркынычсызлык буенча беренче республика турнирында җиңү яулады

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Узган ялларда Татарстанда мәгълүматны саклау буенча беренче «GO CTF 2024» ачык онлайн турнирының сайлап алу этабы узды. Ярышлар Capture the Flag (CTF) халыкара кагыйдәләре буенча уен форматында уздырылды.

Турнирны Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәмендә «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы Мәгълүмати куркынычсызлык хезмәтләре җитәкчеләре ассоциациясе (Мәскәү шәһәре) белән берлектә оештырды.

Мәгълүматны саклау буенча «GO CTF 2024» турнирында Россия, Беларусь, Казахстан, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасыннан 100 команда катнашты. 7-11 сыйныф укучыларыннан һәм урта һөнәри уку йортлары студентларыннан торган командалар 20 бирем буенча мәгълүматны яклау һәм информатика өлкәсендәге күнекмәләрен күрсәттеләр: криптография, кире инженерия, стеганография, үтеп керүгә тест үткәрү, администрирование, программа-техник экспертиза (киберкриминалистика), информатика тарихы һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International