«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумында катнашу нәтиҗәләре

2024 елның 18 мае, шимбә

Казанда Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы тәмамланды.

Форум программасы кысаларында «Russia Halal Expo» халыкара күргәзмәсе ачылды, анда Цифрлы Татарстан стендында 10 компания һәм стартап башка төбәкләрдән һәм илләрдән килгән коллегалары өчен үз карарларын тәкъдим итте.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Ливия Министрлар Кабинеты әгъзаларына һәм Ливияне үстерү һәм реконструкцияләү фонды командасына Татарстанның ИТ-индустрия мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

Айрат Хәйруллин «Электрон сәнәгать өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек — милли технологик суверенитет нигезе: яңа чакырулар һәм уникаль мөмкинлекләр» панель сессиясендә катнашты.

Шулай ук министрның Катар Дәүләтенең идарә итүче гаиләсе әгъзасы - «Al Adid Business» генераль директоры ЕП Шейх Сухаим Бин Әхмәт Бин Солтан Бин Джассем әл Тани, Евразия бизнес ассоциациясе президенты, ЕАЭС дәүләтенең стратегик советы әгъзасы Чистяков Максим Александрович белән эшлекле очрашулары узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International