Positive Hack Days 2 фестиваленең Яшьләр көне

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

25 майда Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Иннополиста һәм Түбән Новгородта Positive Hack Days 2 фестиваленең Яшьләр көне узачак.

Фестивальдә кибер куркынычсызлык экспертлары һөнәр үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр, карьера юлы турында шәхси тарихлары, шулай ук индустриядә ихтыяҗлы белгеч булу серләре белән уртаклашачаклар. Бу көнне шулай ук тематик воркшоплар узачак, анда ИБ буенча реаль биремнәрне үтәргә мөмкин. Һәр воркшоп мәгълүмати куркынычсызлыктагы һәр дүрт һөнәрнең берсенә багышланачак: хакер, AppSec белгече, SOC аналитик һәм куркынычларны тикшерүче.

Яшьләр көненең HR-активлыгы карьерасын кибер куркынычсызлык белән бәйләргә теләүчеләр өчен оештырылачак. Лекторлар югары түләүле һөнәрләр турында сөйләячәкләр, эре IT-компанияләр һәм аларда мөмкин булган стажировкалар белән таныштырачаклар.

PositiveHack Days 2 киберфестиваленең Яшьләр көнендә катнашу бушлай. Сайтта алдан теркәлү таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International