Югары Ослан районы халкы Татарстанда иң актив интернет-кулланучылар булды

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Югары Ослан районы торак пунктларында яшәүче татарстанлылар аена уртача 44 гигабайт сарыф итә.  Бу күрсәткеч рейтингта иң якындагы Лаеш районы күрсәткечләрен 22% ка узып китә, анда шул ук вакыт эчендә абонентлар 36 гигабайт йөкли. Саннарны 2024 елның гыйнварыннан апреленә кадәр клиентларның шәхессез мәгълүматларын өйрәнеп, Мегафон аналитиклары тәкъдим итте.

Интернетка ихтыяҗ буенча лидерлар өчлеген Биектау районы йомгаклый. Монда абонентка айлык дата-трафик күләме 35 гигабайт тәшкил итә. Чагыштыру өчен операторның сим-картасы белән татарстанлы уртача 26 гигабайтка якын мәгълүмат ала. Топ-5кә шулай ук төбәк башкаласы белән чиктәш районнар — Питрәч һәм Яшел Үзән районнары кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International