Казанда Радио һәм элемтә көненә ММЧ вәкилләрен чакырабыз

2024 елның 3 мае, җомга

7 майда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта ел саен үткәрелүче Бөтенроссия Радио һәм элемтә көненә багышланган Гаилә фестивале узачак. Фестиваль мәйданчыклары 1 каттагы холлда, төп сәхнәдә һәм Балалар ИТ-паркында 15:00-19:00 сәгатьләрдә үткәреләчәк.

Чараның рәсми өлеше зур конференцияләр залында 15 сәгатьттә башлана. Кунаклар арасында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездщ үстерү министры Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, Татарстан Республикасының цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе башлыгы Рифкать Миңнеханов булачак. Чара тәмамлангач, массакүләм мәгълүмат чаралары белән аралашу планлаштырылган.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү - E.Belyakova@tatar.ru.

Фестиваль кунакларын балалар мастер-класслары, роботлар сугышы, диджитал активлыклар, лекторий һәм ритм-симулятор буенча ачык турнир көтә.

Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Дәүләт идарәс цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк, «Цифрлаштыру» АКБО.

Фестиваль ИТ-паркның беренче катында холлда, Балалар ИТ-паркында һәм бинаның эчке ишегалдында 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр уздырылачак. Беренче каттагы холлда открыткалар җибәрү мөмкинлеге булган посткроссинг пункты, радио туры эфирына чыгуны отештыручы студия, тармак үсеше тарихына багышланган күчмә экспозицияләр, дроннар җыю һәм идарә итү буенча мастер-класслар, интерактивлар һәм квизалар эшләячәк.

Тулырак мәгълүмат сылтама буенча. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International