Пенсионерлар өчен компьютер грамоталылыгы конкурсы башланды

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

2024 елның 22 апрелендә компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының  «Интернетка рәхмәт-2024» 10 нчы Бөтенроссия конкурсы игълан ителде.

Конкурста катнашу өчен компьютерда һәм интернет челтәрендә эшләргә үзләре өйрәнгән яисә махсус курсларны тәмамлаган пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар (50+) чакырыла. Конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучы иң актив төбәкләр рейтингы төзеләчәк.

Конкурс номинацияләре: 

  • "Минем интернет казанышларым"; 
  • "Минем иҗтимагый интернет инициативам"; 
  • "Мин - интернет йолдызы"; 
  • "Гаиләнең интернет-тарихы"; 
  • Укытучылар өчен махсус номинация - "Минем авторлыктагы эшләнмәләр". 

Конкурс эшләре 2024 елның 22 апреленнән 24 октябренә кадәр кабул ителәчәк, ә конкурска нәтиҗәләрне 2024 елның декабрендә ясау планлаштырыла. 

Конкурста катнашу өчен «Интернет әлифбасы» сайтында «Конкурс» бүлегендә һәм аннан «Катнашуга гариза» пунктында конкурс эшен, номинацияләренә һәм ике фотосурәтенә туры китереп, гариза бирергә кирәк. Җиңүчеләрне абруйлы конкурс комиссиясе билгеләячәк. 

2015 елдан башлап 9 ел эчендә конкурста Россиянең 79 төбәгеннән 35 меңнән артык пенсионер катнашты. 227дән артык катнашучы конкурста җиңүче һәм призер булды. Барлык эшләр сайтта урнаштырылган https://azbukainterneta.ru/ .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International