ИТ-парк резидентлары «ПРОФ-IT.Инновация» бәйгесендә җиңде

2024 елның 27 апреле, шимбә

ИТ-парк резидентлары Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәген һәм «Мигрант сервис» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьне «ПРОФ-IT.Инновация» бәйгесендә җиңүләре белән котлыйбыз.

ТР Цифрлы трансформация үзәге «Зур мәгълүматлар» номинациясендә – «ТАТСФЕРА» мәгълүмати система проекты белән, «Мигрант сервис» ҖЧҖ «Стартап» номинациясендә «РосМигрант» кушымтасы белән җиңделәр. 

«ПРОФ-IT. Инновация» конкурсының финалына экспертлар бәяләве нәтиҗәләре буенча 41 проект чыкты. Проектлар «Инновациялелек», «Адаптивлык», «Нәтиҗелелек» критерийлары буенча бәяләнде.

Финалга Воронеж, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов, Свердловск, Төмән, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Красноярск һәм Пермь краеннан, Башкортостан, Бурятия, Татарстан, Чувашия Республикаларыннан, шулай ук Санкт-Петербург, Севастополь һәм Мәскәүдән IT-компанияләр килә.

Экспертлар советы тарафыннан бәяләүгә 103 проект тәкъдим ителгән, конкурска илнең 38 төбәгеннән барлыгы 238 эш килгән.

Конкурс РФ Цифрлы үсеш министрлыгы, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ Энергетика министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, РФ Транспорт министрлыгы, «Цифрлы икътисад» АКБО һәм башка федераль партнерлар ярдәме белән оештырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International