Тикшеренү: Россия халкы татар телендә күбрәк укый башлады

2024 елның 26 апреле, җомга

Ил халкы татар телендә күбрәк укый башлады. Мегафон абонентларының шәхессез мәгълүмат аналитикасына караганда, 2024 елда татар телендәге контентлы порталларга һәм сервисларга юнәлтелгән дата-трафик узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30% ка арткан. Шул ук вакытта онлайн-мәгълүматларның 61% ы татарстанлыларга, ә тагын 39% ы илнең башка өлешләреннән килгән кулланучыларга туры килә. Мондый сайтларга иң зур кызыксыну операторның Башкортостан һәм Самара өлкәсеннән клиентлары тарафыннан күзәтелән. Шулай ук топ–5кә мәскәүлеләр, ХМАО-Югра һәм Ульяновск өлкәсе халкы керә.

Ел саен иң тиз үсә торган категория - татар телендә чыга торган вакытлы басмаларның интернет мәйданчыклары. Агымдагы елның дүрт ае эчендә яңалыклар порталларына керүчеләр узган ел белән чагыштырганда 36%ка күбрәк мобиль интернет-трафик сарыф иткән. Сайтны укуның уртача дәвамлыгы буенча онлайн массакүләм мәгълүмат чаралары да лидер.

Балалар контенты, анимацион фильмнар һәм телевизион программаларны карап була торган ресурсларга ешрак Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Смоленск өлкәсеннән кулланучылар керә. Татарча яңалыклар белән мәгълүмати порталларны нигездә Башкортостан, Самара өлкәсе һәм ХМАО-Югра халкы укый. Тел нечкәлекләрен өйрәтүче сайтларне һәм онлайн-сүзлекләрне күбрәк пензалылар, башкортостанлылар һәм мәскәүлеләр куллана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International