Казанда XVIII Россия венчур форумы эшли башлады

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында XVIII Россия венчур форумы ачылды.

Форумны ачу тантанасында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РАВИ башкарма директоры Альбина Никконен һ. б. катнаша.

Быел форумга 4 меңнән артык катнашучы килгән. Эшлекле программада 200дән артык спикер, 100гә якын инвестиция фонды вәкиле, шулай ук 50дән артык стартап-проект тәкъдим ителгән. Быел форумны оештыруга берничә үзгәреш кертелде – киңәйтелгән, ике көнлек чара программасы, шулай ук Россия венчур тармагының бүгенгесендә һәм киләчәгендә технологик эшкуарлыкның роленә аерым басым ясала.

Рөстәм Миңнеханов форумның оештыру комитетын җитәкләгән һәм әлеге яңалыкларны хуплаган Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка рәхмәт белдерде.

Форумның төп максаты - чит ил финанс ресурслары чыганакларыннан бәйсез венчур базарын формалаштыру. Илебезнең венчур тармагының фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә ярдәм итүе, Россия икътисадында технологияләрне киң куллануга һәм саклауга ярдәм итүе мөһим, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Казан ИТ-паркы форумда унлап ИТ-стартап тәкъдим итә - бу производстволар өчен цифрлы инструкцияләр системасы, Fluctio һәм SmartFarm, «Метаскан», Present simple, iRemember резидентларыннан проектлар һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International