Казан гимназиясе укучыларына квант исәпләүләре турында сөйләделәр

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген Казанның 179нчы гимназиясе укучылары өчен «Микрогаләмгә сәяхәт: квант исәпләүләре һәм киләчәк медицинасы» темасына «Цифрлы дәрес» үткәрелде. Дәресне Татарстан Республикасы дәүләт идарәсеy цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов алып барды.

Министр урынбасары укучыларга медицинада квант технологияләрен куллану, шулай ук физика, биология һәм химия тоташуындагы киләчәк һөнәрләре турында сөйләде.

Дәрес темасы 2024 елгы Киләчәк технологияләр форумының төп көн тәртибе белән бәйле, ел саен үткәрелә торган флагман вакыйга, анда киләсе елларда икътисад тармакларының үсеш векторын билгеләүче технологияләр һәм инновацион фәнни эшләнмәләр тәкъдим ителә.

«Цифрлы дәрес» проекты Россия Мәгариф министрлыгының, Россия Цифрлы үсеш министрлыгының һәм «Цифрлы икътисад» АКБО тарафыннан гамәлгә ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International