ТР дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервис эшли башлады

2024 елның 19 апреле, җомга

Республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында балалар бакчаларына кагылышлы күптән көтелгән яңа уңайлы сервис эшли башлады: ата-аналарның исәпләнгән һәм түләнгән түләүләре турында электрон белешмәгә заказ биреп була.

Ел саен Казанда 10 меңгә якын шундый кәгазь белешмә бирелә. Шул ук вакытта ата-аналар документны алуга ким дигәндә 1 сәгать сарыф итәләр. Хәзер беркая да барырга кирәкми, ә бушлай һәм юридик яктан расланган белешмәгә заказ бирү нибары 5 минут вакыт ала.

Порталның Балалар бакчалары бүлегенә керергә, анда Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә исәп-хисапларның торышы турында белешмә сорау ноктасына басарга һәм гаризаны тутурып җибәрергә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International